9 -10 сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә «Татарстанның бадминтон өметләре» республика ярышларының 3 этапы үтте. Ярышта республикабыздан 300 иң яшь бадминтончы катнашты. Спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 2006-2007 нче елгы, 2008 нче елгы һәм кечерәк яшьтәге балалардан торган команда катнашты.
Парлы уеннарда Ханов Ринас 2008 нче елгы балалар арасында Кайбыч районы спортчысы белэн берлектә 3 нче урын яулады, ә катнаш уеннарда Ханов Ринас Тәтеш кызы белән берлектә 2 нче урынга лаек булдылар. Шәйхуллин Нурислам 2007 нче елгы балалар арасында шулай ук парлы уеннарда Алексеевский районы уенчысы белән берлектә 2 нче урынга лаек булдылар.
Команданың тренеры- Ханов И.Р.