Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 10 октябре, сишәмбе
Мөслим балалар сәнгать мәктәбе сәнгать дөньясында үз урынын булдырган чыгарылыш укучылары белән чиксез горурлана. Вокал бүлегендә, Гөлназ Йосыпова сыйныфында белем алган, бүгенгесе көндә Нәҗип Җиһанов исемен йөртүче Казан дәүләт консерваториясенең соңгы курсында белем алучы Айгөл Гардисламова – шундыйларның берсе. Шушы көннәрдә Айгөл мөслимлеләр белән очрашты. Район Иҗтимагый Советы һәм сәнгать мәктәбе тарафыннан оештырылган «Буыннар очрашуы» циклының чираттагы кичәсе Айгөл Гардисламованың иҗаты район халкына тәкъдим ителде. Сонгы курста уку сәбәпле Айгөл Мөслимнең легендар шәхесе – җырчы сандугачыбыз Зифа Басыйрова турында диплом эшен әзерләү белән мәшгуль. Шул сәбәпле ул очрашу башында Зифа Басыйрова репертуарыннан «алтын фонд» ка кергән берничә җыр башкарды. Әлеге истәлекле кичәдә якташыбыз Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә белем алган елларын искә төшерде. Укытучысы Гөлназ Йосыпова да Айгөлнең мәктәп елларындагы уңышлары, катнашкан конкурслардагы кызыклы мизгелләре турында сөйләде. Бүгенге көндә якташыбыз республика күләмендә зур танылу алган эстрада йолдызы да әле, Айгөлебез «Болгар кызлары» вокаль ансамбле составында төрле төбәкләрдә, чит илләрдә Татарстан данын яклап чыгыш ясый. Айгөлнең чишмәдәй челтерәп аккан моңлы тавышы бик күп татарстанлыларның гына түгел башка милләт вәкилләренең дә күңеленә хуш килде. Очрашу барышында җырчы кызыбыз Айгөлгә Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлегендә Гөлназ Моряк кызы сыйныфында шөгыльләнүче укучы балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Мөслим сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова, иҗтимагый Совет рәисе Моряк Шәйхрахман улы, ветеран укытучы Роза Низамова, Әнисә Сәлиховалар, музей директоры Синара Яббароваларның чыгышлары тыңланды, кичә азагында Айгөл Гардисламовага матур теләкләр теләнде. Сәнгатькә гашыйк кешеләр өчен бик тә истәлекле бу очрашу мизгелләре һәрберсенең күңелләрен үстереп, күз яшьләренә чаклы чыгарып йөрәкләрен җилкендереп җырчы кызыбызга соклану, горурлану хисләр тойгысын чагылдырды...
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International