Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында «Мизгел» яшьләр үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмер балалар өчен «Могҗизалар кыры» уены үткәрелде. Инвалид кешеләрнең әздән генә дә күңеле була. Шуңа күрә, аларны сөендереп, шушы чарада сәнгать мәктәбенең вокал бүлегендә Голназ Йосыпова сыйныфында шөгыльләнүче укучылар Зөләйха Хантимерова, бертуган Булат һәм Азат Латыйповлар матур концерт номерлары бүләк иттеләр. Укучыларыбызның һәр номерын тамашачылар җылы кабул итеп, алкышларга күмделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International