4 гыйнвар көнне үзәк чыршы урнашкан "Мөслим йөрәге" скверында район мәдәният йорты хезмәткәрләре халыкның бәйрәм ялларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү максатыннан мәдәни күңел ачу чарасы уздырдылар. Әлеге чара район мәдәният йорты узешчән артистлары чыгышлары һәм шаян уеннар белән үрелеп барды. Ахырдан бәйрәм дискотекасы булды.