Югары Табын авылы китапханәсендә рус язучысы, драматург Алексей Николаевич Толстойның тууына 135 ел тулуга багышланган “Мой любимый Буратино” уен-викторинасы оештырылды. Китап күргәзмәсе белән танышканнан соң, балалар “Золотой ключик, или приключения Буратино” әкиятен искә төшерделәр. Презентация формасында ясалган кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Иң тапкыр укучыларга призлар тапшырылды. Уен җанлы, кызыклы узды. Соңыннан бергәләп уеннар уйнадылар.