Мөслимгә кунаклар килә

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

22нче гыйнварда Мөслим кунаклар каршы ала. Эш визиты белән Татарстан Республикасы Яшьләр Хөкүмәте әгъзалары килә. Чара белем бирү буенча модульләрдә эшләүче яшьләр, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашында планлаштырыла .

Яшьләр Хөкүмәт - ул Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы даими эшләп килүче консультация-киңәш органы,  проектлаштыру,  эксперт-аналитик эшчәнлек белән шөгыльләнә һәм иҗтимагый башлангычларда эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International