Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе
Бу көннәрдә Мөслим сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары йомгаклау имтиханнарына әзерләнәләр. Рәсем сәнгате бүлегендә белем алучы балалар, чыгарылыш имтиханына тәкъдим ителәчәк рәсемнәр, иҗат эшләрен төгәллиләр. Эльмира Галиева сыйныфын быел 12 укучы тәмамлаячак. Бу көннәрдә алар “натюрморт” темасына рәсем ясады. Игътибарыгызга әлеге иҗат эшләренең фотоларын тәкъдим итәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International