Метрәй авылы китапханәчесе язучы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл үткәрде. Язучының тәрҗемәи хәле белән таныштырылды. "Йөзек кашы" әсәреннән өзек укылды, катнашучыларның фикерләре тыңланды.