Бөтенроссия ярышлары һәм сайлап алу турниры нәтиҗәләре буенча Залилов Айнур бадминтон буенча Россия җыелма командасы составына кертелде. Айнур 13-18 нче февральдә Казан шәһәрендә узачак бадминтон буенча Европа Беренчелегендә катнашачак. Россия җыелма командасы составына кергәне өчен Залилов Айнур 180 000 сумлык спорт формасы белән тәэмин ителде.