Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе
13 февраль көнне Мөслим сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укучылары тематик әңгәмәгә җыелды. Россиянең легендар опера җырчысы Федор Шаляпинның туган көненә багышланган чарада уникаль аудиоязмалар, кызыклы фактлар һәм презентацияләр тәкъдим ителде. Вокал бүлеге укытучысы Гөлназ Йосыпова балаларга Федор Шаляпинның иҗаты, тормыш юлы турында сөйләде. Иң мөһиме, танылган җырчы иҗаты мисалында балалар яңа төр алымнар белән җыр башкарырга өйрәнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International