22 февраль көнне “Мөслим туган як музеенда” Кызыл Армия оешуга 100 ел уңаеннан, “Картаймагыз әле, ветераннар” клубы әгъзалары белән очрашу узды. Мероприятиядә Низамов И.Х., Измайлова Ә. Ә., Кызыл эзтабарлар члены Габдрахманова Т.Н., афган сугышы ветераны Ризванов Р.Г., Чернобль фаҗигасендә катнашкан Исмәгыйлов М.М. үзләренең истәлекләрен сөйләделәр. Ханнанов М. үзенең матур җырларын бүләк итте.