28нче февраль көнне Мөслим гимназиясе базасында БР Чакмагыш районы вәкилләре катнашында мәктәп җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары өчен регионара семинар үтте. Чара кунаклары мәктәп күргәзмәсе белән таныштылар, ачык дәресләр карадылар, мастер-классларда актив катнаштылар, “Уңышлы лидер лабораториясе” исемле квест-уенда көч сынаштылар.