Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе
27-28 февраль көннәрендә Азнакай шәһәренең “Березка” сәламәтләндерү лагерендә “Сандугач сайрар илем” балалар иҗатының XXI төбәкара фестивале узды. Анда тынлы һәм бәрмә уен коралларында уйнаучы яшь музыкантлар көч сынашты. Фествиальдә Мөслим сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары ансамбле һәм солист укучылар катнашты. Урта сыйныф укучылары катнашындагы 8 зур ансамбль арасында безнекеләр III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар һәм 3 мең сумлык сертификат белән бүләкләнделәр. Ансамбльнең җитәкчесе – тынлы уен кораллары бүлеге укытучысы Рунар Шәяхмәтов. Солист егетләребез – саксофонда уйнаучы Мансур Закиров һәм торбада уйнаучы Алмаз Сираҗетдинов өлкән сыйныфлар номинациясендә дипломант исеменә лаек булдылар. Аларның җитәкчеләре шулай ук Рунар Шәяхмәтов, концертмейстерлары – Алеся Латыпова. Шунысы сөенечле, махсус музыкаль уку йортлары студентлары номинациясендә катнашкан башкаручылар арасында Мөслим сәнгать мәктәбенең Рунар Шәяхмәтов сыйныфын тәмамлаган Алмаз Шакиров та бар иде. Бүген ул Ф. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә белем ала. Мөслим егете Алмаз Шакиров ансамбльләр номинациясендә – 1 урынны, аерым уйнаучылар арасында 2 урынны яулаган. Гомумән, “Сандугач сайрар илем” фестивале укучылар күңелендә яхшы хатирәләр калдырды. “Рухият” фондының спонсорлык ярдәме белән фестивальдә катнашкан балалар өчен күптөрле күңел ачу чаралары оештырылды. Безнең мәктәп укучылары да спорт уеннарында, кичке биюләрдә актив катнашып, күрше-тирә район-шәһәрләренең сәнгать мәктәпләрендә белем алучы егет-кызлары һәм аларның иҗаты белән танышып кайтты. Мөслим сәнгать мәктәбе әлеге фестивальдә катнашу мөмкинлеге тудырган һәркемгә рәхмәтен белдерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International