Бүген "Күбәләк" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә "Әниләр бәйрәме" булып узды. Гаилә-ул тормышның нигезе.Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе.Әгәр тотка купмасын, ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап,хөрмәт итеп яшәргә кирәк.Гаилә -җылы учак.Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Балалар әниләренә җырлар,биюләр,матур шигырьләр әзерләгәннәр.Бәйрәм күңелле уеннар белән үрелеп барды.Соңыннан балалар әниләре белән вальс биеделәр.