Буген район мәдәният йортында Файзулла Туишев исемендәге республикакүләм гармунчылар бәйгесенең зона туры булып узды. Әлеге легендар гармунчы исемендәге конкурста Мөслим, Актаныш, Зәй, Бөгелмә, Баулы, Ютазы һәм Туймазы районнарыннан гармунчылар катнашты.