Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2018 елның 16 марты, җомга
Февраль-март айлары конкурс-бәйгеләргә бай чор. 14 март көнне Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары тагын бер фестивальдә катнашып, җиңү яулады. Индира Тимкина җитәкчелегендәге “АССА” бию коллективы “Сандугач сайрар илем” дип исемләнгән балалар иҗатының XXI төбәк фестивалендә катнашып, дипломант исеменә лаек булды. Укучылар Әлмәт шәһәренең “Нефтьче” мәдәният сарае сәхнәсендә чыгыш ясады. Шунысын да искәртергә кирәк, бүген “АССА” бию коллективы “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең йомгаклау турына әзерләнә. Алар Минзәлә шәһәрендә узган зона турында җиңү яулап, Казанга чакыру алды. Уңышлар сезгә!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International