Банк карарын соңгы айларда Россиядә инфляция дәрәҗәсе түбән булу белән аңлата.

2018 елның 24 марты, шимбә

Россия Банкы чираттагы мәртәбә төп ставканы киметте. Бүгенге утырыш нәтиҗәләре буенча, регулятор аны 7,25 процент дәрәҗәсендә билгеләде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Үзәк банк төп ставканы моннан ай ярым элек кенә киметкән иде әле. Банк үз карарын соңгы айларда Россиядә инфляция дәрәҗәсе түбән булуы белән аңлата.

«Россия Банкы фаразлавынча, 2018 ел ахырына еллык инфляция 3-4 процент тәшкил итәчәк һәм 2019 елда 4 процентка якын булачак», - дип искәртте регулятор вәкилләре. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International