Язгы шәфкатьлелек атналыгы кысаларында,башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары Елгабаш авыл клубы мөдире белән берлектә, ветеран Хәсәнова Мөнҗия апада кунакта булып кайттылар.Мөнҗия апа үзенең мәктәп хатирәләре белән уртаклашты,яшьлеге турында сөйләде.Укучылар ветеранга өй мәшәкатьләрен эшләргә ярдәм иттеләр,ә Мөнҗия апа үз чиратында кунакларны чәй белән сыйлады.