2 нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең 54 нче гимназиясе базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар союзы белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы узды.

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

2 нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең 54 нче гимназиясе базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар союзы белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы узды. Мәшһүр татар язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист Ркаил Зәйдулла,  балалар язучысы, шагыйрь, драматург, журналист Ләбиб Лерон, шагыйрә Йолдыз Шәрапова катнашында мәртәбәле жюри 79 укучының чыгышына бәя бирделәр. Икенче турда Мөслим гимназиясе, Михайловка, Тат.Бүләр урта, Баек, Тойгелде төп гомуми белем бирү мәктәпләреннән сәләтле укучылар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International