10 апрель көнне "Яшь бөреләр" фестиваленең Мөслим РМЙ да сайлап алу туры узды. Метрәй башлангыч мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар группасы әлеге фестивальдә "Кечкенә тычканнар" биюе һәм "Наз" вокаль квартеты башкаруында "Урталай" җыры белән катнашты. "Кечкенә тычканнар" биюе финал турга үтте. Афәрин, балалар, сез булдырдыгыз! Сезгә уңышлар телибез!