Имин көпчәк-2018

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

10 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе базасында “Имин көпчәк-2018” конкурсы узды. Әлеге ярышларда 13 команда составында 52 бала катнашты. Алар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта фигуралы йөрү һәм агитбригада этапларында көч сынаштылар. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү фондының Сарман бүлеге җитәкчесе А.Р.Ситдикова, ЮХИДИ инспекторы Р.Р.Бикмурзин, Мәктәптән тыш эшләр үзәге методистларыннан торган жюри составы түбәндәге нәтиҗәләрне чыгарды:

1 урын – Мөслим урта мәктәбе командасы

2 урын –Мөслм лицее командасы

3 урын – Мөслим гимназиясе командасы

Шәхси беренчелектә урын алган балаларга һәм гомуми исәптә призлы урын алган командаларга Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү фондының Сарман бүлеге һәм ЮХИДИнең Мөслим бүлегенең грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләре бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International