“Экояз–2018”

2018 елның 13 апреле, җомга

Татарстанда “Экояз–2018” санитар-экологик икеайлыгы старт алды. Бу чорда республиканың табигатьне саклау ведомстволары көчәйтелгән режимда эшли. Ике ай эчендә республика территориясе экологик һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган хәлгә килергә тиеш. Төп басым чүп-чарны санкцияләнмәгән урыннарга ташлаудан хасил булган чүплекләрне юкка чыгаруга ясала. Татарстанның елга, күл, парклар – аерым игътибар астында.
Шәһәрне глобаль чистарту эшендә бөгелмәлеләр дә катнаша ала. “Экояз–2018” кысаларында агач утырту, сыерчык оялары ясау буенча төрле акцияләр узачак. Мәктәпләрдә экологик дәресләр үтәчәк, туган якны өйрәнү музеенда Татарстанның флора һәм фаунасы турында әңгәмә корачаклар. Шулай ук әйләнә-тирә табигатьне саклауга багышланган форумнар үтәчәк. Һәрбер эш билгеләп үтеләчәк, шуңа күрә, икеайлыкта катнашучы бер генә кеше дә игътибарсыз калмаячак.
   Республиканың экология һәм табигый ресурслар министрлыгы “Экояз–2018” икеайлыгы дәвамында иң яхшы эш күрсәткән предприятие, мәктәп, бюджет учреждениеләрен билгеләячәк. Аларга куелган таләпләр буенча, иң яхшы дип табылган республика гаиләсе Кырымда ял итәргә юллама алачак. 
   Санитар-экологик икеайлык барышын социаль челтәрләрдә күзәтеп барырга мөмкин. Барлык яңалыкларны, фото һәм видеоларны #эковесна2018 хештэгы белән табып булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International