13 апрель көнне район мәдәният йортында “Яшь бөреләр” конкурс-фестиваленең гала-концерты узды

2018 елның 14 апреле, шимбә

       13 апрель көнне район мәдәният йортында “Яшь бөреләр” конкурс-фестиваленең гала-концерты узды. 30 елга якын тарихы булган әлеге конкурсның бу елгы сезонында, 5 зона сайлап алу турында, 860 бала катнашты. Зона турында җиңү яулаган, иң-иңнәр – ә бу 95 номинант: 450 гә якын бала Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында, гала-концертта катнашырга хокук алдылар. Концерт өч яшь категориясендә узды. 3 сәгать дәвамында районыбызның яшь талантлары - җыр-бию, сәнгатьле укулыры белән тамашачыларны сөендерделәр. Бу елны жюри комиссиясе сәнгатътә профессиональ шартларда шөгыльләнүче һәм үзлегеннән чыгып өйрәнүчеләргә аерым бәя бирде. Шулай ук бу елгы конкурс үзенчәлеге:  “Өмет” һәм “Мәдәни мирасны” саклаучы номинацияләре буенча бүләкләнү.  Сәләтле балаларны Мөслим муниципаль районындагы Татарстан Халыклар ассамблеясы вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов тәбрикләп: “Үз таланты белән бүген безне сөендергән һәр нәни артистыбызга “Әфәрин” – нән башка сүз юк, алар барысы да җиңүче!” – диде.    Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты директоры Марат Кашапов нәни артистларга: “Яңа идеяләрегезне тормышка ашырып, иҗатыгыз белән яшәгән җирлегебезне яктыртып балкып яныгыз, бер – берегезгә шатлык бүләк итегез! Бәйрәмебезне сезнең тырышлык, талантыгыздан башка, шулай ук сезнең өчен кадерле Әти – Әниләрегез, җитәкчеләрегездән башка күз алдына да китереп булмый! Җиңүләрегез соңгысы булмасын – дигән теләкләрен җиткерде.  “Яшь бөреләр” конкурс фестиваленең 2018 елгы сезоны хэркемнең куңелендэ бары матур хатирәләр булып уелып калсын иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International