Ташлияр авылы китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан шигырь кичәсе үтте. Шагыйрьнең әсәрләре буенча башваткыч уены уйнатылды. Бәйрәм кичәсе чәй өстәле артында дәвам итте.