Әфган сугышында һәлак булган Фаррахов Илфар Рәмзи улы истәлегенә элмә такта кую чарасы узды

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Әфган сугышы ветераннарының."Хәрби туганлык" район. җәмәгать оешмасы үзенең рәисе Госманов Д.Д. җитәкчелегендә соңгы вакытта эшчәнлеген тагын да активлаштырды.Республика район, шәһәрләре әфган сугышы ветераннары оешмалары белән дә актив хезмәттәшлек урнаштырылды.Әмәкәй авылында туып үскән, Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнгән, әфган сугышында һәлак булган Фаррахов Илфар Рәмзи улы истәлегенә элмә такта кую чарасына бик күп район, шәһәрләреннән әфганчылар җыелу да шуны раслый. Илфарның бергә хезмәт иткән хезмәттәшләренең чарада катнашып әле моңынчы күңелләрендә йөрткән истәлекләре белән уртаклашулары, һәркемнең күңел кылларын тибрәтеп, күзләргә яшь китерде...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International