"Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагерендә 1 нче смена ачылу тантанасы.

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

19 июнь көнне "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагерендә беренче сменаның ачылу тантанасы узды. Әлеге бәйрәмдә Мөслим районы “ЮНАРМИЯ” штабы җитәкчесе, Мөслим һәм Сарман районнары военкомы комиссары Дашгын Гаджеевич, Әфган сугышы ветераны Данил Дамирович та бар иде. Шулай ук сменаның ачылу тантанасын карарга лагерда ял итүче балаларның ата- аналары да килде. Бәйрәм бик күңелле узды. Ул җырга, биюгә, нәфис сузгә бай булды. Соңыннан балалар тантананы күмәк флешмоб белән тәмамладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International