20 июнь көнне «Элита» акционерлык җәмгыяте генераль директоры - Ф. Р. Зарипов, авыл хужалыгы министрлыгы сөт җитештерү секторы мөдире Р.Р. Хисамов, авыл хужалыгы идарәсе, район дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләреннән торган комиссия «Туган як», «Август-Мөслим» хуҗалыкларында булды. Хуҗалыкларның терлекчелек фермалары, сөт җитештерү, терлекләрне ашату һәм үрчетү мәсьәләләре каралды.