Мөслим "Карлыгач" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек һәм уртанчылар төркеме балалары Мөслим спорт дирекциясе белән "Мизгел" яшьләр үзәге оештырган "Бәхетле балачак" проектында катнаштылар. Балалар төрле спорт ярышларында көч сынаштылар, биеделәр, истәлекле бүләкләр алдылар.