Мөслим муниципаль районының 19 авыл җирлегендә 8380 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 3168 баш сыер исәпләнә. Барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган 9 пункттан артык ясалма орлыкландыру сервислары эшли. Ноябрь башына районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 933 сыер орлыкландырылды, бу ясалма орлыкландыруның 29% ын тәшкил итә.
Бүгенге көндә Симәк, Иске Карамалы авыл җирлекләре ясалма орлыкландыру белән колачланган. Район ветеринария станциясе базасында ике пункт эшли, аларда ясалма орлыкландыру 40-50% ка җитә. Баланны авыл җирлеге буенча Йосыпов Р. Я. фермер хуҗалыгы70-80% баш сыерга ясалма орлыкландыру уздыра. Үрәзмәт авыл җирлегендә Латыйпов А. М. крестьян - фермер хуҗалыгына, Түбән Табын авыл җирлегендә Шиһапов И. Г. крестьян-фермер хуҗалыгына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.