Мөслим авылы "Кояшкай" балалар бакчасы "Туган як" музее белән тыгыз элемтәдә эшли. Зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар "Икмәк-табын күрке" дип исемләнгән күмәк чарада катнаштылар. Балаларга икмәкне үстерү өчен күпме хезмәт һәм көч кирәк булуы турында сөйләп аңлатылды. Балалар икмәкнең ни дәрәҗәдә кадерле ризык булуына тагын бер кат инандылар.