"Без бергә!». Мөмкинлекләре чикләнгән балалар патронажы.

2018 елның 7 декабре, җомга

6 декабрь көнне «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре өйдә тәрбияләнгән мөмкинлекләре чикләнгән балалар янына патронажга бардылар. Әлеге проектның максаты-балаларны социаль-мәдәни тернәкләндерү һәм ата-аналарны эмоциональ бушату.  Кызганычка каршы, андый балаларның һәм яшьләрнең күбесе мәҗбүри изоляцияләнгән хәлдә. Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр башка балалар белән аралашуда зур кыенлыклар кичерә, аларның гаиләләре яшәү урыны буенча социаль округ белән конструктив элемтәләр урнаштыру мөмкинлегеннән мәхрүм ителә. Балаларга сыйфатлы итеп карау гына түгел, уңай эмоцияләр һәм аралашу да кирәк. Бу бурычны волонтер-визитерлар үз өстенә ала, алар балаларга эмоцияләр белдерергә генә түгел, хәтер, күрү сәләтен, вак моториканы үстерергә дә мөмкинлек бирә. Балаларның күңелләрен ачалар һәм ярдәм итәләр (тренинглар, уеннар, лепка, рәсем ясау, гимнастика), бәйрәмнәр белән котлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International