"Үзеңне сына" хәрби-спорт чарасы һәм ГТО нормативларын тапшыру

2019 елның 30 апреле, сишәмбе
25 апрель көнне "Кояшлы Ык" паркының амфитеатр зонасында ГТО нормативларын тапшыру һәм "Үзеңне сына" исемле хәрби-спорт чарасы үтте. Әлеге чара алдагы өлешләрдән торды: -ГТО нормативларын тапшыру; -МО РОГО "ДОСААФ" оешмасы әзерләгән пневматик винтовкадан ату; -Форпост оешмасы үткәргән АК-47 автоматын җыеп/сүтү; Барлык биремнәрне үтәгәннән соң Г. Тукай мәктәбе кызлары табигать кочагында пешергән аштан авыз иттелде. Катнашучылар «Маяк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә әзерләнгән мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International