31 май көнне, Балаларны яклау көне уңаеннан, "Мөслим туган якны өйрәнү музее" хезмәткәрләре кызыклы музей уеннары оештырдылар. Бәйрәмгә килгән балалар һәм аларның әти-әниләре ребуслар, табышмаклар чиштеләр, пазллар җыйдылар, каләм һәм кара белән яздылар.