Белгәнегезчә 8 ноябрь көнне Казан каласында "Әйдә ШаяРТ" КВН лигасының 1/2 финалы узды. Мөслимебез данын яклап барган "Мөслим кырмыскалары" уңышлы чыгыш ясап финалга уздылар!!! Ихлас күңелдән котлыйбыз!! Әфәрин кызлар-егетләр!!!Алда да уңышлар юлдаш булсын!
Финалда безнекеләр Мәскәү, Мамадыш, Арча, Балтач командалары белән көч сынашачак. Финал ярышлары декабрьдә узачак.
Мөслим "Кырмыскалары"ның иң яшь команда булуын да искәртеп үтик. Егет-кызларга финалда уңышлар телибез!