Мари Бүләр авыл клубында китапханә белән берлектә көз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм башында хокук бозуларны кисәтү турында әңгәмә уздырылды. Яшьләр төрле уен-конкурсларда актив катнаштылар, бәйрәм ахырында чәй өстәле оештырылды.
Михайловка авыл мәдәният йортында Өлкәннәр көненә бәйрәм концерты һәм чәй өстәле әзерләнде. Өлкәннәребезне Михайловка урта белем бирү мәктәбе укучылары һәм "Рябинушка" фольклор ансамбле котлап үтте.
Мөслимнең бадминтон өметләре
Квалификация сайлап алу турында хәбәрнамә
2 нче октябрь көнне Тугаш мәдәният йорты китапханә белән берлектә Өлкәннәр көнен билгеләп үтте, “Картаямени соң йөрәк, маңгайлар сырланса да” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә куелды, бәйрәм аш өстәле артында дәвам итте.
Мөслимдә күперлэр тозелэ
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, Вәрәшбаш авылы китапханәсе авыл клубы белән берлектә бәйрәм кичәсе үткәрделәр.