ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2017 ел
җомга

23 нче февраль көнне Михайловка авыл мәдәният йортында мәктәп укучылары катнашында "Ватанны саклаучылар көне" нә багышланган бәйрәм концерты булып узды.

22 нче февраль көнне Ташлыяр авыл мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды.

22 нче февраль көнне Яңа Сәет авыл мәдәният йортында "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы концерты булып узды.

23 февраль көнне Симәк авыл мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Метрәй авылында ярминкә оештырылды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре ярминкәгә килүчеләрне бәйрәм концерты белән шатландырдылар.

Югары Табын авылы китапханәчесе, "Әллүки" балалар бакчасы белән берлектә, Ватанны саклаучылар көненә багышлап бәйрәм иртәсе үткәрделәр.

Кр.Шуран авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан  “Тел дигән дәрья бар” дип исемләнгән әдәби бәйге үтте.

Метрәй авылы китапханәчесе Халыкара туган тел көненә карата китап күргәзмәсе оештырды, башлангыч сыйныф укучылары белән "Татар телем – туган телем" дип исемләнгән әдәби иртә үткәрде.

Шуганка авылы китапханәсе, авыл мәдәният йорты белән берлектә, мәктәп укучылары һәм  балалар бакчасы нәниләре өчен "Тел - акылның баскычы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International