ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2017 ел
дүшәмбе
Сынчы Илисәй Имамов белән очрашу

"Игелек уят" район волонтерлар отряды үз эшчәнлеген башлап җибәрә...

“Баянда уйнауга өйрәнүнең башлангыч этабы” дигән темага ачык дәрес

17 март көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы утырышы булып узды.

Яңа Усы авылы китапханәчесе, мәдәният йорты җитәкчесе мәктәп коллективы белән берлектә Нәүрүз бәйрәме үткәрде. Сый-нигъмәтләр белән сыгылып торган өстәл әзерләнде,чәй кайнап торды, коймаклар табада пешеп торды. Күңелле уеннар уйнатылды.Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.

"Йортларга - китап нуры" акциясе кысаларында Югары Табын авылы китапханәчесе хезмәт ветераны Хөснуллина Рәсимә апаның өендә булды.  Ул аны яңа килгән газета, журналлар һәм авыл, район яңалыклары белән таныштырды. 

"Жир көне" акциясе үтте...

Спорт мәктәбе бадминтончылары 17 нче марттан  19 март көннәрендә   Казан  шәһәрендә  үткән Татарстан беренчелегендә катнаштылар...

      17 нче март көнне Казан шәһәрендә  Г.Ибрагимов исемендәге VIII республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә 7 секция эшләде. Татар теле, рус теле секцияләрендә Мөслим муниципаль районы Тат.Шуран төп, Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8, 11 нче сыйныф укучылары, Руслан Шәмсетдинов, Язгөл Тимеркаева  уңышлы чыгыш ясап, Грамотага лаек булдылар (җитәкчеләре – татар теле, рус теле һәм әдәбияты укытучылары Венера Шаева, Энҗе Фатыйхова). Туган якны өйрәнү секциясендә Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Раушан Нигъмәтуллин шаһадәтнамәга ия булды (җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты  Резеда Иксанова).

 

Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәре И.Х.Садыйков исемендәге “Балалар һәм яшьләр иҗат сарае” үткәргән IV республикакүләм “Туган телем – серле тел” шигырь сөйләүчеләр конкурсының “Туган тел” номинациясендә Мөслим муниципаль районы Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Айрат Шамс III дәрәҗә Диплом иясе булды (җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резеда Шамсова).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International