ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Ташлыяр авылы китапханәчесе шагыйрә Лилия Садриевага 55 яшь тулу уңаеннан "Гомерләр язлардан башлана" дип исемләнгән кичә үткәрде.

Яңа Сәет авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен "Китап - тормыш көзгесе" дип исемләнгән кичә үткәрде.

"Йортларга - китап нуры" акциясе кысаларында Тугаш авылы китапханәчесе Миңлемәрьям апа Фәтхуллинаның өендә булды.

Халыкара һәйкәлләр көне уңаеннан Югары Табын авылы китапханәчесе  авыл уртасына урнаштырылган һәйкәл янында "Батырлар даны мәңгелек" темасына тәрбия дәресе үткәрде.

Тойгелде авылы китапханәчесе шагыйрә Лилия Яссир кызы Садриеваның иҗатына багышланган  "Ык буе шагыйрәсе" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

Мәллә-Тамак авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучыларын "Сабантуй" журналының яңа саны белән таныштырды.

Дусай авыл мәдәният йорты "Бәхетле балачак" түгәрәгенә йөрүче балалар Иске Карамалы зонасында үткән "Яшь бөреләр" балалар фестивалендэ катнаштылар.

"Мөслим даһилары" интеллектуаль - күңел ачу уеннарының 3 полуфиналын үткәрәчәк...

Шушы көннәрдә район мәдәният йортында Т.Миңнуллинның "Йөрәк маем" комедиясенең генераль репетицияләре бара.

Михайловка авыл мәдәният йортында үзешчән театр коллективы тарафыннан Ф.Садриевның "Җәмиләнең җенләнүе" спектакле сәхнәләштерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International