Җиңү көненә багышланган демонстрация
Югары Табын авылы китапханәчесе авыл уртасындагы һәйкәл янында "Батыр авылдашларыбыз" дигән темага тематик иртә үткәрде.
Югары Табын авылы китапханәчесе "Әллүки" балалар бакчасы нәниләре белән "Без тынычлык яклы!" дигән темага тәрбия сәгате үткәрде.
Әмәкәй авылы китапханәчесе һәм укучылар "Йортларга-китап нуры" дигән акция белән сугыш һәм тыл ветераннарына бардылар.
З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты хезмәткәрләре Пушкин скверында район халкын кичке бәйрәм концерты белән куандырдылар. Халык чын күңелдән рәхәтләнеп ял итте, җырчы кыз-егетләрне алкышларга күмде, биюче егетнең биюенә кушылып үзләре дә биеделәр.
Шуганка авылы китапханәчесе, мәдәният йорты,мәктәп һәм балалар бакчасы белән берлектә Җиңу бәйрәменең 72 еллыгына багышланган митинг булды,концерт куелды.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгына багышланган концерт программасы белән чыгыш ясадылар.