ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

9 май Жиңу көне уңаеннан Иске Вәрәш китапханәчесе мәдәният йорты белэн берлектә “Алар җиргә җиңү алып кайтты”исемле музыкаль кичә уздырдылар. Бәйрәмгә сугыш чорында тылда хезмәт куйган тыл ветераннары чакырылган иде. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Тойгелде авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре ял паркындагы агач утыртуда катнаштылар. Авыл  халкы бик актив, бердәм эшләде.

  Елгабаш авыл китапханэчесе Талипова Г тыл ветераннары Ахмадуллиннар гаилэсендэ очрашуда булды.Яна басмалар белэн таныштырып авылыбыз иганэчесе Рэшит Гэлэу улы Хэбиров эзерлэгэн кучтэнэч пакетларын тапшырды.

Елгабаш авыл клубы мөдире укучылар һәм укытучылар белән хезмәт ветераннарында булдылар, аларга спонсор Хәбиров Р.Г. пакетларын тапшырдылар.

Краснояр авыл клубы мөдире укучылар белән тыл ветераннарында булдылар, аларны Җиңү бәйрәме белән тәбрикләделәр.

Җиңү көне уңаеннан, сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укучылары эшләреннән “Рәхмәт Бөек Җиңүгә!” исемле күргәзмә оештырылды.

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә Ташлыяр авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре сугыш һәм тыл ветераннары Җәләева Рәзимә һәм Фәйзуллина Зәкия әбиләрдә булдылар. Әбиләр хатирәләрен яңарттылар, үткәннәрен искә алдылар.

Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча турнир булып узды. Ярышлар укучылыр һәм зурлар арасында булды, җиңүчеләргә махсус дипломнар, медальләр,  истәлекле бүләкләр тапшырылды. Турнирның спонсорлары -  Шаймарданов Дамир һәм авыл җирлеге советы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International