ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2017 ел
шимбә

12 майда Актаныш районында Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләренең "Сәламәтлек - 2017" традицион зона спартакиадасы узды.

Метрәй авылында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган зур бәйрәм чарасы булып узды. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге чараны оештыруда үзләреннән бик зур өлеш керттеләр.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре 9 нчы май көнне Мөслим район узәгендә үткән бәйрәм парадында катнаштылар.

Үрәзмәт авылы Дан һәйкәле янында Җиңү көненә багышланган митинг булып узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар һәм башлангыч мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты күрсәтелде. Соңыннан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Килгән кунаклар һәм балалар бик кәнагать калдылар.

Кр.Шуран  авыл  җирлегендә  Җиңү Көненә багышланган тантаналы митинг булып узды. Митингта Тат.Шуран мәктәбе  укучылары һәм укытучылары, тыл ветераннары, авыл халкы катнашты. Митингтан соң авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары ветераннарга бәйрәм концерты күрсәттеләр. Бәйрәм  чәй  табыны  артында  дәвам итте.

Сикия авыл клубы мөдире тыл ветераны Харисова Тәрҗемә әбидә булып кайтты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International