ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2017 ел
җомга

Тойгелде авылы "Карлыгач" балалар бакчасының зурлар төркеменең уен бүлмәсенә үз көчебез белән ремонт ясадык. Обойларын салдырдык, стеналарны матур төсләргә буядык.

 

Иске Карамалы авылы "Кояшкай балалар бакчасында " "Ут белән шаярма!" дигән темага чара узды. Янгын куркынычсызлыгы хезмәткәре Марсель Әхмәдуллин балалар белән пожар куркынычсызлыгы буенча әңгәмә уздырды.

 

Иске Вэрэш "Былбыл" балалар бакчасы эшчелэре, милли бэйрэмебез Сабантуйга әзерлек эшләрендә актив катнашалар. Бүген без "Дуслык"чишмәсендә буяу эшлэре башкардык.

Яңа Сәет авыл китапханәчесе "Хәтер һәм кайгы көне " дип исемләнгән тематик кичә үткәрде.

 Михайловка авыл китапханәчесе "Путешествие на природу" дигән чара үткәрде.

Мәллә-Тамак авылы "Куянкай" балалар бакчасында “Велоярыш” оештырылды. Балалар башта велосипедта йөрү кагыйдәләре белән таныштылар соңыннан ярышлар булды.

 

Баек авылы  "Чулпан" балалар бакчасында авылыбыз шагыйрәсе Шәмсия Җиһангированың балалар өчен чыккан яңа китабы  " Сак-сок  бәете" белән балалар таныштырылды. Китап балаларга матур рәсемнәре һәм тәрбияви эчтэлеге белән ошады. Бу бәет Ш.Җиһангированың әнисе Мосаллия апаның якты истәлегенә багышланган.

 

“Карлыгач” балалар бакчасы, уртанчылар төркемендә яраткан уенчыклар көне. “Минем яраткан уенчыгым” темасына рәсем ясау. Музыка җитәкчесе Гөлнар Валериянт кызы саф һавада яраткан уенчыклар белән күмәк бию оештырды.

 

 "Карлыгач" балалар бакчасы, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары,  "Курай" паркта булып кайттылар. Балалар ял иттелэр, балалар мәйданчыгында уйнадылар. Тәрбияче Лениза Мират кызы балаларга җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен исләренә төшерде.

 

Бүген "Күбәләк" балалар бакчасында "Транспорт көне". Кечкенәләр төркеме балалары транспорт төрләре белән танышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International