ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2017 ел
чәршәмбе

Иске Вәрәш авыл мәдәният йортында балалар арасында шахмат-шашка турниры булып узды.

Иске Вәрәш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре экологик субботник оештырдылар. Субботникта катнашучылар тарафыннан авыл эчендә урнашкан "Дуслык" чишмәсе территориясе чупләрдән арындырылды, чәчәкләр утыртылды.

Баланлы авыл җирлеге башлыгы, җирлекнең сәркатибе һәм авыл мәдәният йорты директоры хезмәт ветераны Әгъләмов Зиатдин абыйны 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Өлкән яшьтәге ветеранның чәчәкләр, күчтәнәчләр белән котларга килүчеләрне күргәч күзләрендә шатлык яшьләре балкыды. Изге теләкләрне җырга төреп әз булсада күңел жылыбызны бирүебез өчен ,тәмле чәйләр әзерләп зур рәхмәтләр белән озатып калдылар. 

8 нче август көнне сәламәтләре чикле булган балалар белән эшләүче мәктәп җитәкчеләре, мәгариф идарәсе белгечләре өчен мәгариф хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсе кысаларында секцияләр эшләде.

 

Иске Карамалы авыл мәдәният йортында "Күңел ияләре" исеме астында татар халык авыз иҗатына багышланган чара булып узды. Биредә риваятьләр, ышанулар, элек булган хәлләр турында әңгәмә, кызыклы викторина оештырылды.

 

Баек авыл мәдәният йорты директоры китапханә белән берлектә, шушы көннәрдә  юбилеен билгеләп үтүче Галимә Тухбатованы өенә барып котлап кайттылар, җылы сүзләрен җиткерделәр һәм "Алтын куллар" түгәрәгенә йөрүче балаларның кул эшләрен бүләк иттеләр.
 

5 нче август көнне Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Казан дәүләт аграр университетының студентлар татар халык театры Илгиз Зәйниевның “Мәхәббәт турында риваять” мелодрамасын тәкъдим итте. Театрның сәнгать җитәкчесе - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев. Авыл халкы студентлар чыгышын бик яратып кабул итте. 

 

Балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш һәм Шәйхи Маннур премияләре лауреаты Алмаз Гыймадиевка 45 яшь тулу уңаеннан Югары Табын авылы китапханәсендә "Телефонлы кәҗә" дип аталган китап укучылар конференциясе үткәрелде.

Мәгариф хезмәткәрләренең республика конференциясендә катнашучылар үзәк китапханәдә кунакта.

Тугаш авыл китапханәсендә табигатькә багышланган рәсемнәргә конкурс үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International