ЯҢАЛЫКЛАР


23
август, 2017 ел
чәршәмбе

Территориаль усеш булеге

"Карлыгач" балалар бакчасы, уртанчылар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Икмәк юлы - басудан безнең өстәлгә" проект кысаларында, ындыр табагында булып кайттылар. Проектның максаты: икмәкнең безнең табынга нинди юллар белән килүен балаларга аңлату, игенчеләргә хөрмәт хисләре, икмәккә сак караш тәрбияләү.

 

"Карлыгач" балалар бакчасы тәрбиячеләре Зөһрә Вәзир кызының һәм Лениза Мират кызының, "Ферма", "Уен мәйданчыгы" төзү эшчәнлеге конспектлары, "Мәгариф" җурналында басылып чыкты. Хезмәттәшләребезгә тагында зур уңышлар телибез.

 

Шуганка авылы китапханәсе,  клуб белән берлектә, якташыбыз Харрас Әюп иҗатына багышланган "Гомер сандыгы" исемле әдәби-музыкаль
кичә үткәрде.

Рус Шуган авыл китапханәчесе Россия флагы көне уңаеннан "Флаг-это знак уважения к Родине" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.

 «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре “Данга күмелгән гербыбыз һәм флагыбыз” дип аталган  акция үткәрде...

15, 17 август көннәрендә үзәк район шифахәнәсенә гриппка каршы вакцина кайтты.

2017 елның 15 августында эш визиты белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Юныс улы Вафин Мөслим районында булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International