ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Мәллә Тамак авыл мәдәният йортында  "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уены булып узды. Командалар сорауларга җавап бирделәр, картиналар буенча кызыклы мәсәләләр эшләделәр, команда капитаннары көч сынаштылар.

Дусай авыл мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган "Гомер көзләрегез аяз булсын!" исеме астында кичә булып узды.

Рус Шуган авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә, өлкәннәр көоне уңаеннан, «Тёплый день осенний седину ласкает» дип исемләнгән кичә үткәрделәр.

Ишегалды территориясен төзекләндерү

Октябрь аеннан “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә “Архитектура дизайны” берләшмәсе эшен башлады...

Тойгелде авыл мәдәният йорты, китапханә белән берлектә Өлкәннәр көне уңаеннан зур чара үткәрделәр.  Укучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.

Кр.Шуран авылы китапханәчесе, өлкәннәр көненә багышланган, "Чәчләреңә чал керсә дә..." дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.

Олы Чакмак авылы китапханәчесе мәктәп укучылары белән берлектә өлкәннәр көненә багышланган  "Үткән гомер бер мизгел" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уткәрделәр.

Торыш авыл клубында өлкәннәр көне уңаеннан "Бер яшьлектә, бер картлыкта" исеме астында кичә булып узды.

Рус.Шуган авыл мәдәният йорты директоры китапханә белән берлектә "Есенин кичәсе" исеме астында очрашу - кичә үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International