ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2017 ел
сишәмбе
9 октябрь көнне, мәктәп тормышы белән ветеран укытучылар Рәмзия Гаяновна һәм Рәйсә Нуровна таныштылар.
Бүгенгесе көндә Нәҗип Җиһанов исемен йөртүче Казан дәүләт консерваториясенең соңгы курсында белем алучы Айгөл Гардисламова мөслимлеләр белән очрашты.

Бәкәбез авыл клубында "Минем елларым, минем байлык" исемле Өлкәннәрне хөрмәтләү кичәсе булып узды. Кичәдә авыл җирлеге башлыгы котлау сүзләре белән чыгыш ясады, мәктәп укучылары катнашында зур концерт программасы күрсәтелде. Бәйрәм чарасы чәй табыны янында дәвам итте.

Сикия авыл клубында Укытучылар көненә багышланган "Мисс элегантность " исемле конкурс-чара булып узды. Биредә пенсиядәге укытучылар үзара көч сынаштылар.

 

Октябрь авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә һәм укучылар белән, Өлкәннәр көне уңаеннан, музыкаль кичә үткәрделәр.

Баек авыл китапханәчесе, балалар белән  Өлкәннәр көне уңаеннан, озак еллар китапханәдә эшләп чыккан пинсионерларның өйләрендә булдылар. Укучы балалар өлкәннәргә концерт номерлары күрсәттеләр.

Вәрәшбаш авылы китапханәчесе, "Йортларга-китап нуры" акциясе кысаларында, 99 яшьлек тыл һәм хезмәт ветераны Гиздуллина Сәгыйдә йортына барып "Казан утлары" журналы белән таныштырды.

Крәш Шуран мәдәният йорты авыл советы белән берлектә "Өлкәннәр көне" уздырдылар.

Тугаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә һәм "Сердәш" музыка түгәрәге әгъзалары белән, Өлкәннәр көне уңаеннан, "Мин һаман да 18дә кебек!" дип исемләнгән музыкаль кичә-бәйрәм үткәрделәр, шулай ук ветеран укытучылар да хөрмәтләнде.

Октябрь авылы китапханәчесе "Ландыш" балалар бакчасы балалары белән "Яңа китап-яңа дус" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International