ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2017 ел
җомга
Кече класс укучылары “Терроризмга – юк” дип исемләнгән чарада катнаштылар
Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары яхшы белә: бөек музыкант булыр өчен инструмент алдында ныклы шөгыльләнү таләп ителә.

Мәгариф идарәсенең Күп тармаклы уку-укыту үзәге белән берлектә төзелгән планы нигезендә Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары өчен экскурсия уздырылды. Чара “Җәмигъ мәчете” – спорт комплексы – Сарман аграр колледж (№2 филиалы) – мәктәптән тыш эшләр үзәге маршруты буенча үтте.

 
11 октябрь көнне Мөслим сәнгать мәктәбенең фортепиано һәм тынлы уен кораллары бүлекләренең ата-аналар җыелышы узды.

Иске Карамалы китапханәсе каршында сигез ел эшләп килүче "Ихлас" әдәби-иҗат берләшмәсендә сөенечле хәбәр.Альфира Шәяхметованың "Авылда тудым"китабы дөнья күрде. Бу аның икенче шигырьләр җыентыгы. Беренчесе-"Эхма" дип атала.Сигез елга берләшмә әгъзалары сигез китап чыгардылар. Бишесе-Мәүлидә Арсланова иҗаты.

Югары Табын авылы китапханәчесе, әдәбият һәм тел галиме, публицист һәм тәрҗемәче, педагог Җамал Вәлидинең тууына 130 ел тулуга багышлап, "Тукай һәм Җамал Вәлиди" дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрде. 

Метрәй авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән драматург Юныс Сафиуллинга 70 яшь тулу уңаеннан түгәрәк өстәл,әңгәмә үткәрде.

Районда гадәттән тыш хәлләр буенча укулар узды 

Метрәй авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән көзге табигатькә экскурсия үткәрде.

Югары Табын авылы китапханәчесе, "Йортларга - китап нуры" акциясе кысаларында, пенсионер Валеева Гөлчирә апаларның өйләрендә булды. Аны Н. Гыйматдинованың яңа әсәре белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International