ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Үрәзмәт  башлангыч класс укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашында  юл йөрү кагыйдаләрендә багышланган”ТранСпорт” дип аталучы ярыш үткәрелде...

Инвалидлар ункөнлеге старт алды. Шул уңайдан Мөслим сәнгать мәктәбендә күпсанлы чаралар узачак.

Яңа Усы авылы китапханәчесе композитор Салих Сәйдәшевның туган көне уңаеннан “Музыка йолдызы” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрде. Китапханәче “Тургай” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләрне композиторның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, аудиотасмадан балалар өчен иҗат ителгән җырларын тыңлатты, презентация күрсәтте.

Мәллә-Тамак авыл китапханәсендә,авыл мәдәният йорты белән берлектә, 1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан,  “Энә белән вирус дуслыгы турында” исемле тематик әңгәмә үтте. Чирнең килеп чыгышы, йогу ысуллары, саклану ысуллары турында аңлатылды. Сәламәт тормыш рәвешен алып бару пропагандаланды.

Рус Шуган авыл китапханәчесе Толерантлык көненә багышлап «Толерантность – это люди света» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Чараның максаты: гаделлеккә, шәфкатьлелеккә өйрәтү. 

Рус Шуган авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә һәм башлангыч мәктәп укучылары белән Игелек көненә «Доброта спасет мир» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. 

Үзәк китапханә хезмәткәрләре картлар һәм инвалидлар йортында булдылар, Н.Хәсәновның "Гозер" китабының премьерасы үтте.

Октябрь авыл китапханәчесе СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан тематик кичә үткәрде.

Баек  авыл китапханәчесе  Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан "Без СПИДка каршы" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Балаларга СПИДның куркыныч авыру икәне турында сөйләде. 

30 ноябрь көнне Михайловка авыл мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Концертның беренче өлешендә "Бусинка" балалар театр коллективы "Кто первый заговорит" әкиятен күрсәтте, ә икенче өлешендә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты булып узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International