ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Прокуратурой Муслюмовского района продолжается работа по правовому просвещению учащихся образовательных учреждений

 Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Тугаш авыл китапханәчесе Хисамиева Эльза, Шайхрамова Земфираларның өйләрендә булды, күчтәнәчләр тапшырды.

  Инвалидлар декадасы кысаларында Елгабаш авыл китапханәчесе   Мөкәттәр Гыйләҗетдиновның өенә барды. Декаданың төп максаты -  инвалидларның проблемаларын күрү, аларга ярдәм итәргә чакыру иде.

12 декабрь көнне Мөслим гимназиясе базасында маәктәп психологлары һәм социаль педагоглар катнашында түгәрәк өстәл узды. Чара барышында психологик дәрес каралды, “Эффектон студия”се эшчәнлеге белән таныштылар.

Кичә Иске Карамалы авыл мәдәният йортында Рәдиф Сәгъдинең "Сынган беләзек" әсәре буенча спектакль куелды. Жюри фикере буенча әсәрнең куелышы кирәкле дәрәҗәдә булды. Спектакль зал тулы тамашачы җыюы белән сөендерде. Әсәр һәркемнең күңелендә матур тәэсирләр калдырды.

Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәһәрендә узган “Когда мы вместе” исемле Халыкара бәйгедә катнашты.

Яңа Усы авыл мәдәният йорты үзешчән театр коллективы Рәмзия Хөсәенованың "Табылдык" исемле моңсу комедиясен сәхнәләштерде.

12 декабрь  көнне Түбән Табын төп мәктәбендә методик ярдәм күрсәтү максаты белән мәгариф  идарәсе методистлары тарафыннан дәресләр каралды,  дәресләрне оештыру һәм үткәрү,  мәктәп документларының торышы буенча тәкъдимнәр бирелде.

  Югары Табын авылы китапханәчесе, Түбән Табын авыл җирлеге, мәдәният йорты директоры, депутатлар, инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, Югары Табын авылында яшәүче Минһаҗев Заһит, Вагыйзов Эльвир, Нуретдинов Рафил, Валеев Ахмедларның өйләрендә булдылар, күчтәнәчләр тапшырдылар.

Үрәзмәт авыл мәдәният йортында "Туган нигез" дип аталган музей почмагы һәм кул эшләре күргәзмәсе булдырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International