ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе
Иртәгә, 15 декабрь көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының, музыка, рәсем сәнгате укытучыларының районара семинары узачак.

Бу көннәрдә Дусай авыл клубында Әхәт Гаффарның "Ике хатын" пьесасы буенча спектакль репетицияләре бара.      

  Метрәй авыл китапханәчесе, "Йортларга - китап нуры!" акциясе кысаларында, Кашапов Альберт абыйның өендә булып,аны газета - журналлар, район яңалыклары белән таныштырып кайтты.

  Мәллә-Тамак авыл китапханәчесе "Куянкай" балалар бакчасы нәниләре белән "Батырлар даны мәңгелек!" исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Балаларга "герой", "батырлык" сүзләренең мәгънәләрен аңлатты, медаль һәм георгий ленталарын күрсәтте. Авылда яшәүче  Бөек Ватан сугышы ветераннары белән таныштырды. Җиңү турында җырлар тыңланды.

Территориаль усеш булеге

 Рус.Шуган авыл китапханәчесе "Зёрнышко" балалар бакчасында инвалидлар көненә багышлап, "Дорогою добра" исеме астында чара үткәрде.  В.Катаев әкияте буенча куелган "Цветик-семицветик" мультфильмын карадылар, уен формасында балаларга мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында мәгълүмат бирелде.

  Мәллә-Тамак авыл китапханәчесе, "Йортларга - китап нуры" акциясе кысаларында, Хәбибуллина Ләйсирә Мотыйгулла кызын "Сәхнә" журналының яңа номеры белән таныштырды.

12 декабрь көнне Исәнсеф авыл клубында "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы коллективының зур концерты булып узды.

 Илебез геройларын искә алу көне уңаеннан, Үрәзмәт авыл китапханәчесе  укучылар һәм кечкенә балалар өчен әңгәмә уздырды, аларны Советлар Союзы Герое,  якташыбыз Илдар Маннановка багышланган  альбом белән таныштырды.

 Баланны авыл китапханәчесе "Гаиләм-минем терәгем" исеме астында Сибгатуллина Раушания гаиләсе белән очрашты, "Иң күп укучы гаилә" буларак билгеләп үтте һәм бүләкләр тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International